МАСШТАБЛЫ с. 1. 1) Билгеле масштаб (1 мәгъ.) нигезендә эшләнгән, башкарылган, масштабы (1 мәгъ.) күрсәтелгән. Һәр исәп системасында ара ераклыгы һәм вакыт арасы бу системада тик торучы масштаблы линейка һәм сәгать ярдәмендә үлчәнергә тиеш. Физика

2) күч. Зур күләмле, киң колачлы, иңле, әтрафлы. Аның [C.Хәкимнең] гомер маршрутлары бик киң масштаблы, бик гыйбрәтле. Л.Шагыйрьҗан. Зур осталык һәм бай тәҗрибә, масштаблы фикер һәм колач киңлеге сорый торган роман жанрында безнең прозаның, шул исәптән урта буынның да уңышлары күп дип булмый. Ф.Миңнуллин. Шулай да әле генә күз алдыбызда нинди масштаблы һәлакәт булып узганлыгын аңларлык хәлдә түгел идек әле без. Р.Мөхәммәдиев

2. рәв. мәгъ. Күләмле, колачлы итеп, киң җәелдереп, зур масштабта. Комплекслы итеп, масштаблы башлап җибәрү эшне тизләтә, төзелеш арзанга да төшә. А.Гыйләҗев. Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дә югары дәрәҗәдә һәм масштаблы үтте ул тантаналар. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә