МАСШТАБ и. нем. 1) Картадагы, сызымдагы сызык озынлыгының чынбарлыктагы озынлыкка карата нисбәте. Урынның планы буенча ераклыкларны билгеләргә мөмкин булсын өчен, аның аскы өлешендә масштаб күрсәтелә. Физик география. --- вертикаль сызыклар А пыяласында горизонталь сызыклардан зуррак масштабта килеп чыгарлар: сурәт вертикаль юнәлештә сузылгандай булыр. Кызыклы физика. Үлчәү нәтиҗәсендә килеп чыга торган сан үлчәү берәмлеге итеп алынган берәмлеккә яки масштабка бәйле була. Югары математика нигезләре 2) күч. Киңлек, колач, эшчәнлек аренасының зурлыгы. Әлеге дә баягы, тәрбия эшен генә дә нинди масштабта оештырган идек бит. Ф.Баттал. Зуррак масштабта күтәрелгән мәсьәлә булса, бу, билгеле, укучы балалар кулыннан гына килә торган эш булмас иде. Л.Ихсанова. Теләсә нинди масштабтагы мәсьәләләрне якындагы берничә ел, якындагы ун ел эчендә хәл итәрлек көчебез, мораль һәм материаль мөмкинлекләребез бар. Серле кристаллар |