МАСТИ’КА и. гр. 1) Битум, резина, дегет, полимерлар кебек үзле матдә һәм порошоксыман өстәмәләр катнашмасыннан гыйбарәт, төзелештә гидроизоляция, ябыштыру, җыелма конструкцияләрне герметиклаштыру, агач әйберләрне эшкәртү һ.б.ш. өчен кулланыла торган куе масса. [Казармада] Караңгы төстәге мастикага буялган идәннәр. Җ.Дәрзаман. Кислотага чыдам бетон, измә һәм мастикалар төрле концентрациядәге кислота --- тәэсиреннән саклау өчен кулланыла. Төзү материаллары

2) кулин. Тортларны бизәү, төрле бизәкләр ясау өчен кулланыла торган ашарга яраклы камырсыман эластик матдә. Мастика массасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә