МАСТЕРСКОЙ и. рус 1) Гадәттә заказга вак-төяк көнкүреш әйберләре ясау яки төзәтү белән шөгыльләнә торган зур булмаган кәсәбә; һөнәрханә, кярханә. – Итек мастерскоенда мастер булып эшлим, – диде ул үзе турында. А.Шамов. Ишегалдында гончарлык мастерское, шунда ук диңгез атчыгы, чүлмәкләр, савыт-саба ясыйлар. М.Мәһдиев. Галимнәр һәм җил техникасы инженерлары җилне тирән коелардан су чыгарырга, ---, мастерскойларда станокларны һәм машиналарны хәрәкәткә китерергә, электр тогы бирергә өйрәттеләр. Дөньяда ниләр бар

2) Цехның, завод яки фабриканың, авыл хуҗалыгы предприятиесенең башлыча техниканы төзәтү белән шөгыльләнә торган бер бүлеге. – Механика мастерскоенда идем, – диде. – Без әле монда механиклар белән бер эксперимент ясап карарга җыенабыз... М.Хәсәнов. Көннәрдән бер көнне, колхозның ремонт мастерскоеннан кайтып барышлый, кибет каршында җыелып торган ирләрне күреп, Микәй алар янында да тукталып алды. Р.Мөхәммәдиев. Варис белән Вәсилә механика мастерское янына күтәрелә башладылар. М.Хәсәнов

3) Рәссам, скульптор, архитектор кебек иҗат кешеләренең эш бүлмәсе, остаханәсе. Репетиция скульптор мастерскоенда балчыклардан сәнгать әсәре тудыру процессы булса, спектакль шул балчыкларның талантлы сәнгать әсәренә әверелүе икән. Җ.Фәйзи. Мастерскойдагы барча инженерларны, конструкторларны эшкә җиккән [Морат]. М.Маликова. Ау йортының проектын --- берәр атаклы төзелеш фирмасы яисә архитектура мастерское каталогыннан алганнардыр, дип фикер йөртте ул. Р.Мирхәйдәров

4) Режиссёр, актёр, рәссам кебек иҗади һөнәр ияләренең яшьләрне һөнәр осталыгына өйрәтү, үз тәҗрибәсе белән уртаклашу, үзенә генә хас иҗат алымында, стилендә тәрбияләү өчен оештырган курсы. Ләкин бу вакытта инде анда реализм нигезендә торучы рәссамнарны оештырган мастерскойлар да шактый нык позиция яулап алган булалар. М.Әмир. Лев Додин мастерское. Пётр Фоменко мастерское



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә