МА’СТЕРЛЫК и. 1) Мастер (2 мәгъ.) хезмәте, мастер вазифасы

2) Мастер (3 мәгъ.) дәрәҗәсе, мастер исеме. Аннары минем үземә дә быел мастерлык нормасын үтәргә кирәк. Х.Сарьян

3) Һөнәрлелек, булдыклылык, кулдан эш килү, эшкә кул яту; берәр эштә зур осталык, югары сәнгатьлелек. Хисам Камал үзенең әсәрләрендә геройларының эчке дөньясын, күңел байлыгын сугыш гарасатларына, вәхшилеккә каршы куя. Бу – мастерлык. Бу – без күптән көткән осталык. Г.Ахунов

4) сөйл. ирон. Һәвәслек, хирыслык, берәр нәрсә белән артык мавыгу күренеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә