МА’СТЕР и. ингл. 1) сөйл. Үз һөнәрендә, эшендә зур осталыкка ирешкән кеше, югары квалификацияле һөнәрче, һөнәр остасы. Фаик абый – адвокат, Камил бер артельдә сабын кайнатучы мастер булып эшлиләр. Җ.Фәйзи. МТФ каршында саву мастерлары әзерләү курсы ачылды. М.Хәсәнов. Урта гасырларда Италиянең кәгазь ясаучылары бик оста мастерлар булып исәпләнгәннәр. Робинзон эзләреннән 2) Җитештерү өлкәсендә зур булмаган структур берәмлекне җитәкләгән белгеч. Гармонь фабрикасында мастер булып эшләвемне кунаклар аңлау белән, миңа үтенеч белдерделәр. А.Расих. Рафисларның төшкелектән килүен өлкән мастер Газизов көтеп тора иде. Н.Әхмәдиев. Тау эшләре мастеры Токмашевның әнисен больницага салдылар. Ә.Галиев 3) Спортта югары күрсәткечләргә ирешкән, спортны һәм физик культураны үстерү өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләргә бирелә торган исем; әлеге исеме булган кеше. --- шахмат буенча спорт мастеры Азамат бу уенга бөтен дусларын да гашыйк итте. М.Кәбиров. Атлар, нәсел эше, ярышлар, спорт төрләре турында яратып, тәфсилләп, бик озак сөйләде әле спорт мастеры. Ф.Латыйфи. Министр Әсгать Сәфәров атказанган спорт мастерын министрлык исеменнән ике бүлмәле фатир белән бүләкләде. Сөембикә 4) Сәнгать остасы. Бу елда [Г.Кашшафның] берьюлы өч китабы чыккан: «Каләм мастерлары», «Шәриф Камал», «Чүл буенда». Казан утлары. Шул ук вакытта ул [М.Сәлимҗанов] югары сәнгать мастерларының тулы бер йолдызлыгын кабызды. Шәһри Казан 5) күч. Аферист, махинацияләр остасы. Ариповның миллионнары, потлаган алтыннары, пычрак эшләр буенча мастерлары нигә аңа? Р.Мирхәйдәров 6) күч. Кулыннан эш килмәгән, булдыксыз кеше |