МАССО’ВКА и. рус 1) тар. Октябрь революциясенә кадәрге Россиядә: революцион пропаганда һәм агитация алып барылган, гадәттә яшерен җыелыш, митинг 2) Спектакльдә, фильмда аерым рольләре булмаган, зур халык төркемнәрен уйнаган, гадәттә профессионал булмаган артистлар. «Галиябану»ны куеп яталар. Массовкага кешеләре җитми. Б.Камалов. Рәсим Сәләхов, Ирек Баһмановлар белән сабакташ булып, Камал театрына массовкаларга йөгерә башлаганын сизми дә кала кыз [Н.Гәрәева]. Сәхнә 3) иск. Ял итү, күңел ачу өчен, җыйнаулашып табигатькә чыгу, күп кеше катнашкан экскурсия 4) күч. Җәмәгатьчелек арасында шактый киң резонанс алган сәяси чыгышлар. Иҗтимагый күренешләрнең күзенә туры карый белергә өйрәнгән һәм үзе дә драматик «массовкалар»да катнашкан шагыйрь буларак, Әхмәт Рәшитнең язганнарында заманның кискен каршылыклары, кешенең җан-рух сызланулары шактый тулы чагыла. З.Мансуров |