МАССИВ I и. фр. 1) Килеп чыгышы һәм геологик төзелеше ягыннан бердәй, озынлыгы һәм киңлеге чагыштырмача тигез булган тау калкулыгы. Килиманджароны – мәңгелек кар каплаган 19710 фут биеклегендәге тау массивын – Африканың иң биек ноктасы, диләр... М.Мәһдиев. Мәсәлән, Максвелл тау массивы өлкәсендә, иң биек тау башында, 100 километрлы иңкүлек бар, мөгаен, ул вулканик чыгышлы булыр. Галәм. Җир. Кеше 2) Кайбер билгеләре буенча бердәй булган күп объектларның барлыгы, шуларны берләштергән зур киңлекләр, пространство, катлам. Бездә авыл хуҗалыгы өчен үзләштерелгән территорияләр массивы үсеп барган саен, кыргый хәлдә тереклек итүче серкәләндерүчеләрнең саны кими ---. Умарта кортлары. Зур массивларда тракторлы түтәл ясагычларны һәм түтәл чәчкечләрне файдаланырга кирәк. Робинзон эзләреннән. Селәүсен, башлыча, төньяк тайга өлешенең зур урман массивларында һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында сакланып калган. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |