МА’ССАЧЫЛ с. Массалы төстә, киң масса, бик күп кешеләр катнашында башкарыла, үткәрелә торган. Ортега карашынча, хәзерге заман кешеләренә массачыл төс ала бару («омассовление»), «уртача»га («усреднённость») әверелү, индивид буларак шәхес сыйфатларын югалта бару хас. К.Гыйззәтов. Драмада матур, психологик яктан бай күренешләр – дуэтлар да, массачыл хәрәкәтләр дә урын алган. В.Әминева. Мондый эш патша хөкүмәте тарафыннан татарлар яшәгән барлык үзәкләрдә дә үткәрелеп, 1910 – 1914 елларда массачыл күренешкә әйләнгән. Ф.Җәүһәрева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә