МА’ССАКҮЛӘМ с. 1. 1) Зур халык массалары, бик күп кешеләр катнашында башкарыла торган. Мондый күченүләр, шул исәптән массакүләм күченүләр дә, бик борынгы заманнарда да булган, дип уйларга кирәк. Ә.Кәримуллин. Халык шундый массакүләм хәрәкәткә җәлеп ителгән көннәрдә татар феодализмының нигезенә дә балта чабыла ---. М.Гайнетдинов. Ул арада чуалышлар татарлар арасында да массакүләм төс ала. Ватаныбыз тарихы 2) Гомуми алып барыла, глобаль күләмдә башкарыла торган. Хикмәт шунда ки, Сталинның бөтен бөек эшләре массакүләм террор белән бергә үрелеп барды. Ә.Еники. Ареалдан куылуның төп сәбәбе – төрнең саны массакүләм арту периодында азык җитмәү. Биология. Хайваннар 3) Халыкның киң катлауларына исәпләнгән, массалар өчен билгеләнгән. --- ул вакытларда телевидение, компьютер, Интернет кебек массакүләм мәгълүмат чаралары турында әкияттән дә укып белми идек. Р.Миңнуллин 4) Массалы рәвештә җитештерелә торган, бик күп күләмдә эшләнә торган. Массакүләм җитештерү 2. рәв. мәгъ. Күп итеп; гомуми рәвештә, массалы төстә. Ләкин хазарларда VIII гасырда ук башланган акча сугу эше мөстәкыйль, ягъни үз акчаларын массакүләм чыгаруга китерми. Ә.Мөхәммәдиев. Ташбакаларны массакүләм тоту һәм аларның күкәйләрен браконьерларча җыю яшел ташбакаларның санын сизелерлек киметте. Биология. Хайваннар |