МАССАЖЧЫ и. Массаж ясаучы, массаж алымнарын һәм ысулларын кулланып дәвалаучы белгеч. --- тәне авыртудан җыерыла-куырыла башлаган бала, массажчының тылсымына буйсынгандай, бөтенләй таралып урынга сеңә. Г.Афзал. Шәһәрнең мәшһүр массажчысы, Кавказдан махсус чакыртылган әрмән Григорьян көне буе алар белән мәшгуль була. А.Гыйләҗев. Сезгә йөзләгән кешеләр – сакчылар, шофёрлар, --- мунчада арка чабучылар, массажчылар һәм башкалар хезмәт күрсәтер. Ф.Баттал |