МАССАЖЛА’У ф. Массаж ясау, сылау. --- анда [сыерларны] бозаулатуга әзерлиләр: җиленнәрен массажлыйлар һәм башка зооветеринария чаралары үткәрәләр. Татарстанда терлекчелек

Массажлап алу Аз гына, тиз генә массажлау. Сыер ашаган арада, робот зур, тимер кулын сузып, җиленне әзерли: аны юа, массажлап ала, беренче сөт агымын идәнгә саркыта. Татарстан яшьләре

Массажлап җибәрү Берара массажлау; җиңелчә генә массажлау

Массажлап тору Даими рәвештә, регуляр төстә массажлау

Массажлап чыгу Бер-бер артлы барысын да массажлау. Муенның арткы өске өлешеннән башлап, әйләнмәле хәрәкәтләр белән башның бөтен өлешләрен дә массажлап чыгыгыз. Безнең гәҗит

Массажлый башлау Массажларга керешү. --- елаган авазлар йөрәкне тагы да ныграк бимазалый, кисә... Без, үзебез дә сизмәстән, учларыбыз белән йөрәк турын уа, массажлый башлаганбыз. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә