МАССАЖ и. фр. Дәвалау яки косметик максат белән гәүдәнең аерым урыннарына механик тәэсир итү (ышку, уу, сылау, бәргәләү һ.б.ш.) ысулларының системасы. Гөлнур сава башлаганчы ничегрәк итеп массаж ясау, ничә төр массаж куллану, аның әһәмияте турында сөйли. М.Хәсәнов. Без бит масажны сөяк шыгырдату, ачык җиргә шап-шоп бәрү, көтмәгәндә авырттырып чеметеп алу, соңыннан «тәмле» иттереп сыйпаштырып кую дип кенә күз алдына китерәбез. Т.Галиуллин. Яңа дәвалау йортында иң файдалы процедуралар җайга салынды: --- массаж, физик күнегүләр, диетик туклану – барысы да кеше гомерен озайтуга хезмәт итә. Казан утлары |