МАССАГЕТ и. гр. Каспий аръягы һәм Арал буенда күчмә яки ярымкүчмә яшәү рәвеше алып барган кайбер кабиләләрнең антик тарихчылар кулланган җыйма исеме. Вавилоннарны буйсындыргач, мидәннәр шаһы Бөек Кир массагетларны яуларга уйлады. М.Хәбибуллин. V гасырда яшәгән массагетлар турында Геродот: «Алар хөрмәт иткән бердәнбер алла ул – Кояш. Кояшка алар ат корбан итеп бирәләр», – ди. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә