МА’ССА и. лат. 1) Материянең төп физик билгеләреннән берсе булган һәм аның инерцион һәм гравитацион күрсәткечләрен билгели торган үзлек

2) Бер җисемнең микъдары, күләме. Электроннарның массалары да, корылма микъдарлары да үзара тигез булганлыктан, электроннарның күчеп йөрүеннән ярымүткәргечнең структурасы үзгәрми. Серле кристаллар. --- аның [Айның] аркылысы Җир диаметрының чиреге чамасы, ә массасы Җир массасыннан 81 тапкыр кимрәк. Галәм. Җир. Кеше. Атом физикасында атом төшләренең массалары чагыштырмача берәмлекләр белән күрсәтелә ---. Физика курсы

3) Формасыз матдә. Трюмнарда сарык. Куркудан, үзара укмашып, алар тоташ соргылт массага әйләнгәннәр. М.Юныс. Клеверны тик яхшы киптерелгән килеш кенә сугалар, чөнки коры массаны сукканда, орлыклар яхшы коела. Күпьеллык үләннәр

4) Гадәттә эшкәртелеп бетмәгән, камыр сыман сыек яки ярым сыек катнашма. Һәртөрле тау токымнары да, үсемлекләрнең яшел массасы да --- аның [химия] өчен чимал булып хезмәт итәчәк. Химиянең киләчәге. Нефтьтән – шушы каракучкыл куе массадан – меңләгән продуктлар ясыйлар. Дөньяда ниләр бар. Бу күренеш тә инерция аркасында була: чи йомырка эчендәге сыек масса каты кабык туктаганнан соң да әйләнеп тора ---. Кызыклы физика

5) Хисапсыз күп санда булган кешеләр яки бик зур күләмдә җансыз нәрсәләр. Барыгыз да бер калып белән язасыз? Кая масса өчен язылган җырлар? Җ.Фәйзи. Такташ, үтә дә җитди фикерләрне укучылар массасына җиткерү өчен, шигырьгә нәни шаярту элементлары керткәнне күпме генә аңлатырга тырышса да, тәнкыйтьчеләрнең күпчелеге үз сүзендә кала. И.Юзеев. Шулай шул. Үзеңне сәләтсез халык массасы арасында итеп сизү кыен... М.Маликова

6) тех. Бер үткәргечле электр челтәренә тоташтырылган төрле механизмнарда машинаның икенче үткәргеч булып хезмәт иткән барлык металл өлешләре. --- берни дә барып чыкмый. Я камера янып тишелә, я клапан ката, --- я кислород краны ага башлый, я соплолар һәм тышлык янып чыга. Я шәм массага тоташа... Галәмгә юл

7) массалар күп. Халыкның киң катлаулары; бик күп кешеләрне эченә алган бергәлек. Ләкин, юлына корылган барлык киртәләрне җимереп, дарвинизм үз ягына яңадан-яңа массаларны яулап ала. Дарвинизм һәм дин. Конвейер, модага, ихтыяҗга яраклашырга өлгерсә дә, аерым кешене түгел, массаларны күздә тотып хәрәкәт итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә