МАСКХАЛАТ и. рус Маскировка (2 мәгъ.) өчен кием өстеннән киелә торган, төсе әйләнә-тирә белән бердәй булган махсус халат яки комбинезон. Аларның битләреннән тир ага, икесе дә гыжлап беткән, маскхалатлары ерткаланган. Г.Әпсәләмов. Алар совет солдатларыннан сакланып йөрми, маскхалатлар да кими, иелеп-бөгелеп тә узмый. Г.Ахунов. Әрекмән яфрагы күләгәсенә, солдатның маскхалаты төсендәге сыртын судан чыгарып, бер бака йөзеп килде. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә