МАСКИРО’ВКАЛАУ ф. 1) Тышкы күзәтүне мөмкин кадәр кыенлаштыру өчен, күзгә бәрелеп тормаслык, күренмәслек, сизелмәслек итеп ышыклау, буяу, каплау кебек чаралар күрү. Алар өчен бу соңгы окоп буласын малайлар белмиләр иде әле, шуңа күрә брустверларын бик тырышып ясадылар, чирәм һәм яшел ботаклар белән маскировкаладылар. Галәмгә юл

2) Маскировка (3 мәгъ.) ролен үтәү, маскировка чарасы булып тору. Төсләре төрле-төрле һәм үрмәкүчне яшәү тирәлегендә еш кына маскировкалый. Биология. Хайваннар

3) күч. Тиешенчә аңларга комачаулау, әһәмиятен бәяләргә мөмкинлек бирмәү. Күч аеручылык төшенчәсен характерлый торган хисапсыз күп фактлар эчендә ялгызлык һәм аерымлык тереклек ияләре табигатенең гомуми законнары тәэсиренең монда чагылуын яшерә һәм маскировкалый. Умарта кортлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә