МАСКИРО’ВКА и. фр. 1) Маска һәм башка чаралар ярдәмендә тышкы кыяфәтне үзгәртү. Мин әйтәм: – Арсланов, нишләп Сократныкыдай киң һәм биек маңгаеңны чәч төшереп әрәм итәсең? – Маскировка, – дигән була. Р.Зарипов

2) Үз гаскәрләреңне яки тыл объектларын дошман күзәтүеннән коткару яки дошманны алдау максаты белән, аларны яшерүгә юнәлтелгән төрле чаралар комплексы. Лейтенант белән икесе, маскировка складына барып, язгы табигать үз канаты астына яшерә ала торган төстәге маскхалатлар киеп юлга чыктылар. Ф.Кәрим. Алар икесе дә маскировка өчен зур-зур агач ботаклары белән капланганнар. Ә.Галиев. Маскировканы махсус карап йөрүчеләр билгеләнгән: бер чеметем яктылык шәйләп алсалар, тәрәзәңне ватарлык шакып, әрләп-сүгеп китәләр. Г.Сәгыйров

3) Маскировкалый торган нәрсә, маскировкалау чарасы. Тәрәзәләрдә маскировка булганлыктан, өй эче дөм караңгы --- иде. Г.Гобәй. Баракларда төннәрен ут яндыру һәм тәмәке тарту катгый рәвештә тыела иде. Шуңа күрәдерме, тәрәзәләрдә бертөрле дә маскировка юк иде. Ә.Галиев. --- шофёрның муенындагы кызыл шарфы белән машинаның яшел «күзе» шосседан күренеп тормаслык итеп тәмам томаладык без. Чып-чын маскировка булды! М.Вәлиев

4) Тереклек ияләренең, төсе, формасы һ.б.ш. белән тирә-яктан аерылып, күзгә бәрелеп тормас өчен, үзе яшәгән мохиткә яраклашуы. Күп кенә еланнарның саклагыч төсе әйләнә-тирәлек төсе белән яраша. Бу ау вакытында маскировка өчен кирәк. Т.Шакирова. --- балыклардан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Алар иң камил маскировканы беләләр. Кызыклы ихтиология

5) күч. Кешенең үзенең чын фикерен, эшен, гамәлләрен башкаларга белгертмәскә тырышуы, чын йөзен күрсәтмәве. Башта ук без Булатовның тупас, сөйкемсез бәндә икәнен күрәбез. Аның бертөрле хәйләсе, маскировкасы да юк. М.Җәлил. --- битарафлык ул – теләк белән чынбарлык арасында кискен контраст килеп чыкмасын, алда булачак күңелсез хәлләр турында күп уйламас өчен корылган маскировка гына... В.Леви



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә