МАСКАРАД и. ит. 1) Катнашучылар билгеле әкият персонажларын, әдәби әсәр геройларын хәтерләткән үзенчәлекле маскалар һәм махсус костюмнар кигән күңел ачу кичәсе, бал. Дөньякүләм маскарадтан соң, Салып ташлап иске җиләнен, Иске ел көлә: – Мин исән! Р.Әхмәтҗан. Халык тамашалары, маскарад, мәйдан театры корулар шәһәр мәдәнияте белән бәйле. Р.Ягъфәров. Илшат, бик бирелеп, Яңа ел маскарадында үзенең «Ну погоди»дагы бүре булып киенәчәге турында сөйли башлаган иде ---. А.Гыймадиев

2) күч. Шаярту яки ялгыш фикер тудыру максатыннан күрсәтелгән ясалмалык, ялган кыланыш. Аңламый торам. Нигә бу вакытсыз маскарад? А.Гыйләҗев. Бары антрополог кына аны [кроманьон кешесен] танып алыр, маскарадны шунда ук фаш итәр, чөнки аның һөнәре – кеше турындагы фән. Химиянең киләчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә