МА’СКА и. лат. 1) Битне каплый торган, күзләр өчен кечкенә тишекләре булган, кайберләре кеше йөзе яки хайван башы формасында эшләнгән, борынгырак заманнарда дини йолаларда, соңрак театрда яки маскарадларда кулланылган япма, бәйләвеч. Битенә маска кигән кешенең кулы бөтен экран зурлыгында булып йодрыклана да, көт тә тор, үтереш башлана. Җ.Фәйзи. Курчак театрында бик үзенчәлекле артист. Маскасын салгач та күрдем – «ачтым» мин аны үзем өчен. Үз йөзе кызыклы икән! Ш.Галиев. Үзен тануларына гаять тә кәефе кырылган малай авыр сулап бүре ягына карап куйды һәм маскасын салды. А.Гыймадиев

2) Армиянең яки полициянең кайбер махсус частьләрендә махсус киемнең, форманың бер предметы булган битлек. Йокыга киткәнемне көтеп кенә торганнармы, төн уртасында, өченче каттагы тәрәзәне ватып, маскалар кигән, муеннарына автоматлар аскан «омон» киемендәге җиде-сигез әзмәвердәй ир-ат бәреп кермәсенме яныма! Р.Мөхәммәдиев

3) Җинаятьче, үзен кеше танымасын өчен, йөзенә кия торган каплавыч. Сәфәрче йөзеннән берни укып булмый, маска кигән фатир талаучы диярсең. Т.Галиуллин. --- тартма тартып чыгарды. Анда теге карабин иде. Элек әзерләп куелган, чаңгыда йөри торган баш киеменнән ясалган масканы да сумкага салдылар. Р.Сəгъди. Мэлсның йөзе җитдиләнеп китте: – Маскадан талаучылар, бандитлар, шамакайлар гына йөри. Ф.Садриев

4) Үлгән кеше йөзеннән алына торган, күп кенә борынгы халыкларда аның каберенә куелган, төрле материаллардан, хәтта алтыннан, соңгы чорларда күбрәк гипстан коелган күчермә. --- критлыларның фреска, ваза һәм статуэткалардагы сурәтләренә һәм, бигрәк тә, төрбәләрдәге алтын маскаларга игътибар итик, – дип яза И.А.Резанов. Ә.Кәримуллин. Ул институтның китапханәсендә Ф.Әмирханның бит маскасы булуы, аны кемдер төшереп ватуы турында да борчылып сөйли иде. Ф.Ибраһимова

5) Медицинада төрле максатларда кулланыла, авыз-борынны каплап киелә торган бәйләвеч. Сәгать унда ул инде резин перчаткалар кигән кулларын терсәктән бөккән, авызына маска бәйләткән килеш, бер минут кичекмичә, операция өстәле янына килеп басты. Г.Әпсәләмов. Таныдым мин аны. Иң кызыгы шунда: беренче тапкыр күргәндә дә ул марля маскада иде сыман. М.Хәсәнов. Стерилизацияләү чаралары Көнбатыш стандартларына туры килә, тик бер ассистентның гына маскасы борынын бөтенләй капламаган. Я.Шәфыйков

6) махс. Кайбер спорт төрләрендә йөзне травмалардан саклау өчен киелә торган битлек

7) Төрле тармакларда сулыш юлларын саклау, ясалма сулыш алдыру, кислород белән тәэмин итү һ.б.ш. җайланмаларның борын һәм авызга киелә торган өлеше. Миргазиян ага – заманында, акваланг маскасы киеп, диңгез төпләренә төшкән --- егет... М.Галиев. Маска киеп, авызга көпшә кабып чумарга өйрәнсәң шәп инде, әлбәттә. А.Тимергалин. Берсе «газ!» дип, яман кычкыра, Сигнал бирә ракета чөеп. Кайсы ава, кайсы йөгерә, Башларына маскалар киеп. Р.Фәйзуллин

8) Косметикада дәвалау, тирене йомшарту һ.б.ш. максатлардан биткә, муенга сылана торган крем, дәвалау катнашмасы катламы. Дымландыргыч маска

9) күч. Кешенең башкалардан үзенең чын асылын яшерү, алдау яки яхшырак күренү өчен кабул иткән тышкы кыланышы, ясалма күренеше, эшчәнлеге. Үзенә кагылдыңмы, дуслык маскасы да, мәхәббәт кабыгы да төшә, инстинкт буенча үзен генә кайгырта кеше. Ш.Галиев. Барысы да Америкача: мактаулар, рәхмәтләр, кычкырып-кычкырып көлүләр, бәхетле маскалар, тик иң кирәк нәрсә юк: җан юк. Н.Измайлова. Кайвакытларда барлык бу фикерләрне бик читләтеп кенә, маска астына яшереп кенә сөйләделәр ---. Умарта кортлары

Маска кию Ясалма кыяфәт чыгару, үзенең чын йөзен, асылын яшерү, икейөзлеләнү. Хакыйкать маскасы кигән ялган булмасын... Ш.Галиев. Гафу итү өчен кешечә хисләр кирәк, ә миндә ул юк! Тагы икейөзләнергә, маска кияргәме? Юк! Х.Камалов. Шул рәвешле, маска киюнең сәбәбе – гади бер усаллык түгел, ә чын мәхәббәткә ирешү. Р.Гали. Масканы салу Үзеңнең кемлегеңне яшерми башлау, икейөзлеләнүдән туктап, гадәти кыланышыңа кайту, чын йөзеңне ачу. Мин масканы салам... Ah, сагындым, Кайтыйм инде, җитәр, үземә. Р.Аймәт. Маскасын салдыру Фаш итү, чын асылын күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә