МАСДАР и. гар. лингв. Исем фигыль. Татар телебездә әдат масдар ошбу ике төрледер ки, кәлимәнең хоруф тәткибиясенә карап, калын яки нечкә әйтеләдер. К.Насыйри. Масдар теркәгеч тә, теркәлмеш тә булырга мөмкин. Мәсәлән: укуның ләззәте, йөрү вакыты, ашамакның әдәбе, аның укуы ---. Җ.Вәлиди. [Г. Ибраһимов тарафыннан] Фигыльләр алты төргә бүленә: боерыклар, хәбәр фигыльләре (хикәя фигыльгә туры килә), төрдәшләр (сыйфат фигыль), шарт фигыльләре, хәл фигыльләре, масдар (инфинитив һәм исем фигыль). Б.Хәкимов |