МАСАЮЧАНЛЫК и. Кешегә хас булган тәкәбберлек, эреләнү, үзен кешедән өстен кую кебек сыйфатлар, шундый характер үзенчәлеге. Урыс кешесенең, аеруча аның интеллигенция дип аталган өлешенең, бөекдержавачылык масаючанлыгы рус халкының үз өстенә күсәк булып төшәчәген алар аңламадылар һәм әле дә аңлап бетерә алмыйлар. Т.Миңнуллин. Масаючанлык, тәкәбберлек исламда да хупланмый. Ш.Җәләлиев. Ул әтине масаючанлыкта гаепләү белән генә чикләнми, аны иҗат принципларының дөрес булмавында да гаепли башлый. Таҗи Гыйззәт: истәлекләр, мәкаләләр |