МАСАЮЧАН с. 1) Һәрвакыт мактана, эреләнә торган, тәкәббер, һавалы. Адәм еш кына масаючан, мактанучан җан шул. Г.Хәсәнов. – Син, Идмас, куык очырма әле. – Әнис масаючан кешеләрне яратмый иде. Ә.Хәсәнов. Мөгаен, бу яңа рухани, һәрбер яшь кеше шикелле, зур планнар корадыр, ә бәлки, хәтта масаючан, дан сөючәндер ---. Р.Мирхәйдәров 2) Масаюны чагылдырган, масаю белән эшләнгән. Шундук як-ягына масаючан караш ташлап өстәде: – Үзең әйтмешли, ул кадәр хафаланырлык сүз әйтмәдем ич. М.Хәсәнов |