МАСАЮЛЫ с. Масаюны чагылдырган, эре кыяфәтле, тәкәббер. Күз алдыма хыялый, уенчак, үзенең чибәрлегеннән бераз масаюлы да кыз килеп баса. Г.Ахунов. Судноның һәр иллюминаторы, һәр винты, мин – пароходчылыкның флагман корабы дигәндәй, масаюлы горурлык белән күзгә бәрелеп китә. М.Юныс. [Майор] Корт чаккандай кинәт талпынып алды да, масаюлы биеклектән торып, усал итеп Таһировка текәлде ---. М.Хафизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә