МАСАЮ ф. 1) Тәкәбберләнү, үзен башкалардан өстен кую, артык эре кылану, эреләнү, һавалану; мактану. Милләт өчен эш кырмаса да тиенлек, Масаеп түш киереп алар йөрерлек. Ә.Синугыл-Куганаклы. Ә масаю дигәнең тора-бара мин-минлеккә күчеп, кешенең кешелеклелеген тәмам бетерә, адәми затка охшаган бер җанварга әверелдерә. З.Фәтхетдинов. Масайдың, хатын, әй масайдың. Борын күтәрә башладың. Ни өчен икәнен дә беләм, беләм. Х.Ибраһим

2) Горурлану, хаклы рәвештә мактану. Мактау сүзләрен дә күп ишетте, әмма масаймады. М.Насыйбуллин

Масаеп алу Бераз гына мактанган, масайган кебек булу

Масаеп йөрү Һәрвакыт яки еш кына масаю; һәр җирдә, һәркем алдында масаю. «Мин инженер, мин кара эш эшләргә тиеш түгел», – дип кенә җибәрә. Үзенең югары белеме белән масаеп йөри. М.Юныс. --- ул Хлебодаровкада масаебрак йөри башлады, элек үземне бик түбәнсетеп, кирәгеннән артык тыйнак һәм күзгә ташланмый гына яшәгәнмен икән, дип уйлады. Р.Мирхәйдәров. Шулай дигәч, мин үземне Зур диеп белгән идем, Үстем инде хәзер, диеп Масаеп йөргән идем. Ә.Бикчәнтәева

Масаеп китү Билгеле моменттан башлап масая башлау, холкында масаю билгеләре барлыкка килү. Госман Гомәр дигән өметле каләм иясе бар бездә. Аңа уңышлар телик. Тик масаеп китә күрмәсен. Б.Камалов

Масаеп тору Берара, күпмедер вакыт масаю. Йортларның берсе генә дә: «Мин монда – иң зур, иң матур йорт, чөнки минем хуҗам башка хуҗалардан баерак та, акыллырак та», – дип масаеп тормый. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә