МАРШРУТ и. фр. 1) Үтеләчәк пунктлары алдан ук билгеләнеп куелган юл, төп юнәлеш. Мин сиңа хат язармын. Маршрутыгыз билгеле бит. М.Маликова. Маршрут буенча алга барабыз, укучым. Т.Нәҗмиев. Театрның гастроль маршрутлары Урал шәһәрләреннән алып Казахстан далаларындагы чирәм җирләргә кадәр барып җитә. М.Шиһапов

2) Шәһәрдә автобус, трамвай һ.б.ш. ның йөрү схемасы, юлы һәм шул схема белән йөргән аерым бер җәмәгать транспорты. --- Одесса халкына мондый трамвай кулай тоелган, ахры, башка маршрут трамвайларын күптән яңага алыштырсалар да, унсигезенче трамвайны һаман саклый килгәннәр. М.Юныс. --- Айсылу --- трамвай вагонына сикереп менде, ничәнче маршрут трамвай икәнен дә карап торырлык хәлдә түгел иде. Алтынчы маршрутныкы булып чыкты. Б.Камалов. Көтеп-көтеп тә трамвай килмәгәч, маршрут таксие белән тулай торакка кайттым. Л.Шәех



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә