МА’РШАЛ и. фр. 1) Кайбер дәүләтләрнең армияләрендә һәм авиацияләрендә иң югары хәрби дәрәҗә исеме; шундый дәрәҗәдәге кеше. Китапханәдәге хәрби мемуарларны су урынына эчәм. Маршал Жуковның «Уйланулар һәм истәлекләр»енә чират җитте. Ш.Рәкыйпов. Әгәр инде маршал Тимошенко үзе рөхсәт иткән икән, Гәр Хутор егете Кәшфи Габделбарыев әлегә үзенең корыч айгыры белән илгә икмәк җитештереп торсын --- дигән икән, димәк, Кәшфи монда кирәк. М.Мәһдиев. Советлар Союзы маршаллары Тухачевский һәм Егоров халык дошманнары булгач, нигә ниндидер Шамил Усмановның дошман булмавына шикләнә икән ул? Г.Тавлин 2) Кайбер дәүләтләрдә хөкүмәт, суд һ.б.ш. рәсми урыннарда эшләүчеләрнең чины; шундый вазифа башкаручы кеше |