МАРШ и. фр. 1. 1) Сафта төп-төгәл ритм саклап, тигез атлап йөрү ысулы. Попечительгә һәм укытучыларга чак кына башын иеп алгач, ул, маршка атлаган төсле нык басып, залның икенче ягына барып басты. Җ.Тәрҗеманов 2) Хәрби частьләрнең оешкан төстә, транспорт чараларында яки җәяүле сафта бер урыннан башка бер билгеләнгән районга күчүе; поход. Бу нинди хикмәт, бер дә бу агымны тыярлык көч юк микәнни?! Марш белән алга баралар бит! Х.Камалов. Дошман сугышларда сирәгәйгән дивизияләрен тулыландырып торды, йөзләрчә танклар, бронетранспортёрларга утырган марш батальоннары белән көчәйтте. Казан утлары. --- фронтка илтеп җиткерер юл буйлап атлап киттек. Ике сәгать «марш» бирдек. Идел 3) Дәртле, кискен ритмлы, төп-төгәл атлап бару темпына яраклаштырылган үлчәүле музыкаль әсәр, башлыча хәрби музыка төре. Бик авыр материаль шартларда яшәвенә карамастан ---, ул [С.Сәйдәшев] матур-матур җырлар, маршлар, башка музыкаль әсәрләр иҗат итә. Р.Мостафин. Баш очымнан, бик югарыдан Бөек Тукай маршы ишетелә. Бу кадәрле моңлы, назлы көйне Тыңламыйча калыр кемең генә? Ф.Гыйззәтуллина. Һ.Такташның «Камил», Г.Кутуйның «Күк күгәрчен» --- В.Киршонның «Җилләр шәһәре» пьесаларында җыр һәм маршлар аеруча киң урын ала, эчтәлекне ачыкларга ярдәм итә. Казан утлары 2. ы. мәгъ. 1) Хәрбиләр телендә хәрәкәтне башлап җибәрү командасы. Капитан Логиновның тавышы корычтай яңгырады: – Кем разведкага тели, дүрт адым алга, марш! З.Зәйнуллин. Мондагы сержант кызылармеецларны алачык тирәли траншея казырга --- приказ биреп куарга тотынды: – Марш! Марш! Көрәкләр, балталар, хозвзводка, тизрәк, тизрәк! Х.Камалов 2) Катгый рәвештә берәр урыннан китәргә таләп итү, кая да булса керергә яки чыгарга боеру сүзе. – Я, инструментларыңны ал да марш конторага, живо! – дип кычкырып куйды [мастер]. Ш.Усманов. Теге абый мине аякка бастырды да: – Карбыз ашыйсың килсә, үземә кил. --- Ә хәзер – марш өеңә! – дип артыма сукты. Җ.Фәйзи. Барыгыз, марш өегезгә! Кемнең эшлисе килми? Я? М.Мәһдиев ◊ Марш атлау (атлап йөрү) Дулкынланганда, түземсезләнгәндә, бертуктаусыз арлы-бирле йөренү. Юрист исә марш атлап йөргән җиреннән бер аягына басып, икенчесен атларга күтәргән көе каткан да телсез калган иде. М.Мәһдиев. Каршы дәшүче булмагач, [Коһл] кемгә барып бәйләнергә белмичә, марш атлап ишекле-түрле йөрде дә чыгып китте. Ә.Галиев |