МАРТЫ’ШКА и. зоол. 1) Мартышкачалар семьялыгына караган, озын арт аяклы, озын койрыклы һәм кыска борынлы үтә хәрәкәтчән маймыл. Маймыллар дөньясы төрле һәм кызыклы. Без, мәсәлән, гориллалар, орангутан, шимпанзе, мартышкалар турында беләбез. Кызыклар дөньясында. Маймыллар дөньясы төрле һәм кызыклы. Бу асотрядка --- тар борынлылар (мартышкалар, макакалар, павианнар, мандриллар); кешесыман маймыллар (гориллалар, орангутаннар, шимпанзелар) керә. Биология. Кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләрдән тыш, агач башларында күп санлы маймыллар – мартышка, шимпанзе һ.б. яши. Материклар һәм океаннар географиясе

2) сөйл. Гомумән маймыл

3) күч. Кыланырга, маймылланырга яратучы кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә