МАРТЕН и. Француз металлургы Мартен фамилиясе белән аталган, чуеннан һәм корыч калдыкларыннан корыч эретү, кою өчен махсус мич. Берәүләре ут эчендә сугыша, икенчеләре кызу мартеннарда корыч кайната, өченчеләре җир астында, бик тирәндә, күмер чаба ---. Г.Әпсәләмов. Мартен миче Балкып, гөжләп тора: – Була, – дигәндәй. Х.Туфан. --- танкларны яртылаш диярлек тутык ашап бетергән. Нигә аларны, җыеп алып, мартен мичләренә озатмыйлар икән? М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә