МАРСЫК и. диал. 1) Эчендәге тукымалары борылып, ишелеп үскән, бик тыгыз, каты агач төбе. Марсыкның төтене төнгә җитәр. Әйтем. Марсык яна белмәс, янса, сүнә белмәс, дия иде минем әти. М.Хуҗин

2) күч. Үзсүзле, кире, тискәре холыклы кеше. Урманлы якларда яшәүче күмер яндыручы татарлар тискәре, кире кешене «марсык» дип атыйлар. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә