МАРСИАН и. Марс планетасында яшәве ихтимал дип фараз ителгән тереклек иясе. Марска киттек без! Марсианнар безгә каршы сугыш ачкан, ди. Шунда барабыз! Аманулла. Марсианнар һәм Венерадагы бай үсемлекләр дөньясы турындагы хыялларыбыз белән саубуллашырга туры килде. Химиянең киләчәге. Хосусан, яманаты чыккан Марс каналлары марсианнарның гидротехник корылмалары түгел, бәлки кечкенә кратерлар яки рельефтагы башка вак нәрсәләр тезмәсе булып чыкты. Галәм. Җир. Кеше |