МАРОДЁР и. фр. 1. 1) Сугыш кырында яралы һәм үлгән сугышчыларны талаучы яки сугыш хәрәкәтләре, табигый бәла-казалар яки башка экстремаль хәлләр булган җирдә халыкны талаучы кеше. Кичерүемне сорыйсың? Сезнең кебек мародёрларны бездә менә шулай кичерәләр... Т.Гыйззәт. – Мародёрлар, сволочьлар! – дип сүгенде старшина. --- Курку адәм баласын ерткычка әйләндерә... Х.Камалов. Миннән барсын алдың. Мародёрларның күзе төшмәгән үлек кулындагы сәгать кебек, ялгыз калдым... Р.Фәйзуллин 2) күч. Халыкның авыр хәленнән файдаланып, үзенә файда, табыш эшләүче кеше. Сез нәрсә, мине үзегез ише мародёр дип беләсезме әллә? Карак дип, бандит дипме? Ә.Баян 2. с. мәгъ. Талау белән шөгыльләнгән, мародёрлык иткән. Теге мародёр полковник ничек искәрмәде икән боларны [атларны]? Әллә искәреп тә урларга курыкканмы? Р.Зәйдулла |