МА’РЛЯ и. фр. 1. 1) Сирәк итеп тукылган, тегүчелектә, полиграфиядә, медицинада кулланылган юка киҗе-мамык тукыма. Әнием миңа, мәктәптә укыганда, сәхнәдә биер, җырлар өчен, марля яки ситсыдан шундыйрак күлмәкләр тегеп бирә иде. Л.Шагыйрьҗан. Ул үзе дә, ефәк кисеядән (марлядан) ясалган кечкенә ятьмәне суга төшереп, бик кечкенә диңгез хайваннарын аулый. Диңгез тирәнлегендә. [Ландыш] Үләнен әледән-әле әйләндергәләп торалар, ә чәчәк төркемнәренә марля ябалар һәм, коелмасыннар өчен, аларны әйләндереп тормыйлар. Урман аптекасы

2) Шундый тукымадан тар буй итеп кисеп ясалган, башлыча яраларны бәйләү өчен кулланыла торган материал; бинт. Кулының буган урыны күгәреп шешкән. Бауны бушатырга туры килде. Марля кып-кызыл канга буялды. Җ.Фәйзи. Көннәр үтте... Солдат ярасыннан Ак марлялар инде алынды. Илнең ярасына ак марлядай Ап-ак йортлар, юллар салынды. Ш.Галиев. Әллә ничә кат марляны үтеп, [Перкунасның] аягыннан кан саркый башлады. А.Хәсәнов

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан эшләнгән. Медицина практикасында гадәттә мүкне стерилизациялиләр, аны марля янчыкларга төеп тутыралар һәм яраларга ябалар. Урман аптекасы. Без палаткалар куябыз, черкидән саклану өчен, марля чыбылдык корабыз. Дөньяда ниләр бар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә