МАРКСИ’СТИК - ЛЕ’НИНЧЫЛ с. Марксизм-ленинизмга хас; марксизм-ленинизм принципларына нигезләнгән, шуларны чагылдыра торган. Дөньяны бутап бетергән, юл башына һәрчак канэчкеч тиран менеп утырырлык сукмак, мөмкинлекләр калдырган --- бу марксистик-ленинчыл тәгълиматта кешелек сыйфатлары, шәфкать, мәрхәмәт дигән заруриятлар бер дә юктыр шул! А.Гыйләҗев. Бай әдәбиятыбызга бүгенге көндә – үзгәреш чорында – марксистик-ленинчыл эстетика биеклегеннән торып --- дөрес бәя бирергә тиешбез ---. Ә.Мәхмүтов. Марксистик-ленинчыл философия күрсәтүенчә, очраклылык һәм зарурлык абсолют капма-каршы факторлар түгел, очраклылык үзара бәйләнешнең тик бер полюсы гына, аның икенче полюсы – зарурлык. Дарвинизм һәм дин |