МАРКСИ’СТИК с. Марксизм принципларына нигезләнгән, марксизм рухындагы, марксизм идеяләрен чагылдыра торган. Социал-демократлар белән аралашу, марксистик идеяләр белән танышу Фатихның соңгы маягы сүнеп, алдында яңа маяк кабынуга гына китерде. И.Нуруллин. Татарстанда марксистик тарих фәненең үсеше Г.Гобәйдуллин исеме белән тыгыз бәйләнгән. С.Алишев |