МАРКСИСТ и. нем. Марксизм тарафдары. Андый тарихның марксистлардан башка кемгә кирәге бар? Ә.Борһанов. Марксистлардан беренче буларак ул [М.Солтангалиев] теоретик һәм практик яктан бик тә мөһим әлеге мәсьәләне көн тәртибенә куя. М.Әхмәтҗанов. И.Терегулов һәм Ш.Таһиров марксист революционерлар түгел, әмма алар бөтен гомерләрен һәм энергияләрен татар яшьләренә алдынгы фәнни белемнәр бирүгә багышлыйлар ---. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә