МАРКСИЗМ-ЛЕНИНИЗМ и. рус Марксизмның XX гасыр башында социал-демократик хәрәкәтнең идеологик нигезе булып хезмәт иткән һәм 1917 елдан соң Россиядә рәсми дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә җиткән догмалаштырылган варианты. Татар шигыренең олы белгече профессор Хатип Госман марксизм-ленинизм тәгълиматына табынган, хакимияткә турылыклы шәхесләрнең берсе булып, шәкертләреннән дә шуны таләп итте. Т.Галиуллин. 1934 елда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты чакыруы буенча ул [Г.Гобәйдуллин] Казанга, университетта һәм марксизм-ленинизм фәнни тикшеренү институтында эшләргә кайта. С.Алишев. Марксизм-ленинизм тәгълиматының нигез ташларыннан берсе – пролетар революцияне баштан ук законлы рәвештә коммунистик революция итеп күзаллау. Ә.Борһанов |