МАРКСИЗМ и. нем. К.Маркс һәм Ф.Энгельс тарафыннан классик немец фәлсәфәсен, инглиз политэкономиясен һәм француз социализмын өйрәнеп нигез салынган фәлсәфи, икътисади һәм сәяси тәгълимат. Учительская школа укучылары арасында марксизм идеяләре белән кызыксынучылар килеп чыга. И.Нуруллин. Марксизм тәгълиматы үзенең аяусыз сыйнфый көрәш идеясе белән миллионнарның күңелен-кальбен пычратты ---. Ә.Борһанов. Марксизм тәгълиматына таянып фикер йөртсәк, тарихка Бөек Октябрь социалистик революциясе дип кергән олы вакыйга Россиядә булмаска тиеш иде. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә