МАРКИТАНТ и. ит. тар. 1) Күп кенә Европа армияләрендә Борынгы Рим чорыннан XX йөзгә кадәр булган, поход шартларында азык-төлек әйберләре, эчемлекләр, гигиена кирәк-яраклары һ.б.ш. белән сату итүче вак сәүдәгәр 2) Алыпсатар. Маркитантлар басты бар җир йөзен, Юнь итәргә башкача юнь дә юк... Ә.Синугыл-Куганаклы 3) ирон. Сату-алуга хирыс кеше; җиңел һәм тиз баю ягын караучы кеше 4) диал. Җилкуар, сукбай |