МАРКИРО’ВКАЛАУ ф. Маркировка ясау, маркировка үткәрү. Азык-төлек продуктларын ирекле маркировкалау тәртибе һәм рөхсәт бирү шартлары турында положение, «Башкортстан продукты» билгесенең тасвиры Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан раслана. Г.Бахшиева

Маркировкалап бару Рәттән маркировкалау

Маркировкалап бетерү Барысын да маркировкалау

Маркировкалап кую Алдан яки тиз арада маркировкалау

Маркировкалап чыгу Баштан ахыргача маркировкалау

Маркировкалый башлау Маркировкаларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә