МАРКИРО’ВКА и. нем. 1) Товарга яки аның аерым кисәкләренә, ярлыкларга, төргәкләргә куела торган, хәреф, цифр, сызыкча кебекләрдән гыйбарәт билгеләр. Озакламыйча машиналар килеп җитәргә тиеш, барлык әзер бүрәнәләргә маркировка ясап бетерергә кирәк. Г.Әпсәләмов 2) Шундый билгеләр салу эше. Ике ай буе Карп Васильевич яшь кенә бер егетне маркировкага – тамга салырга өйрәтте. Г.Әпсәләмов |