МАРКИЗЕТ и. фр. 1. Бик нечкә һәм бик чирак итеп катылган җептән тукылган үтәкүренмәле киҗе-мамык яки ефәк тукыма. Рәшидә моңа бик куанды, күктәй ачык зәңгәр маркизетны кат-кат тотып та, сүтеп тә, өстенә каплап та карады. Ә.Еники

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Катя зәңгәр маркизет күлмәктән, ак панамадан, күбәләк шикелле җилфердәп, шәһәргә чыгып китте. И.Гази. Каюта тәрәзәсен ачып, рәшәткәне төшерде дә тиз генә юынып алды, аннары чәчен тарады, үтүкләнгән җиңел маркизет күлмәген киде. Г.Әпсәләмов. Чәчәкле маркизет күлмәге, ияк астыннан ук түгәрәкләнеп, муенын каплаган. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә