МАРКИЗ и. фр. Франция, Англия, Италия һәм Испаниядә дәрәҗәсе белән граф һәм герцог арасында торган дворян титулы; шул титул иясе. Бездән түгел, граф, маркизлардан Туган кебек эре, тәкәбберләр, Кабинетларына шакып кергәч, алар безгә, белмим, ни әйтерләр?.. Р.Юныс. Казанлылар аны Маркиз утравы дип тә йөртәләр, чөнки ул – ниндидер килмешәк маркиз биләмәсе. М.Маликова |