МАРКЁР II и. фр. махс. 1) Үсемлекләрне кулдан утырту яки чәчү алдыннан буразна сызу, рәт урынын билгеләү өчен эш коралы. Әти бәрәңге тутырылган капчыкларны ташый, маркёр белән тигез-тигез итеп рәтләр сыза, ә без, оя ясап, чиләктәге бәрәңгеләрне шуларга салабыз да күмә барабыз. Илһам канатында. Кулдан утыртканда, басуны башта буйга һәм аркылыга маркёр (билгеләгеч) белән билгеләп чыгалар һәм сызыклар очрашкан чатлыкларга рассада утырталар. Яшелчәчелек

2) Чәчү агрегатына беркетелгән, чәчелгән җирнең чиген күрсәтеп, эз калдырып бара торган диск һәм штангадан торган җайланма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә