МА’РКАЛЫ с. 1) Марка I (1, 2 мәгъ.) ябыштырылган, марка сугылган, маркасы булган. Низамый, өстәл өстендә яткан «Сафо» маркалы саргылт тартманы ачып, безгә папирос тәкъдим итте. М.Әмир. Маркалы конверт 2) Билгеле маркадагы I (4 мәгъ.), билгеле җитештерүченеке. «Рекорд» маркалы иске телевизоры да аннан калган иске телевизор иде. В.Нуруллин. Төрле-төрле маркалы дистәләгән машиналар үзләре тирәсендәге кешеләр төркемен төяп, төрлесен төрле якка алып китеп бетерә. Э.Мөэминова. ДДН-30 маркалы озын агынтылы яңгырлау машинасы трактор белән эшли. Яшелчәчелек 3) Югары сортлы. Төрле маркалы кайбер төсле металларның кирәкле дәрәҗәдә җитмәве сәбәпле, графикны үти алмавыбыз тынычлыкны ала иде. Казан утлары. Маркалы шәраб |