МА’РКА II и. нем. Евро әйләнешкә кергәнче Германиядә 100 пфеннигка, Финляндиядә 100 пеннига тигез акча берәмлеге. Гитлер әйткән, ди, әллә ничә тапкыр: Мәскәүдән – Левитанны, Беренче Украина фронтыннан Ягудинны тотып китерегез, һәр икесенең башына йөзәр мең марка акча түлим, дип әйтеп әйткән, ди. М.Мәһдиев. Өй сатып алудан калган акчаларны соңгы маркасына чаклы кайтарып бирүе тагын?! Ш.Рәкыйпов |