МА’РКА I и. нем. 1) Берәр сурәт төшерелгән һәм бәясе күрсәтелгән, гадәттә, дүртпочмаклы кәгазь формасындагы почта яки башка төрле рәсми җыемнарны түләү билгесе. Марка да җыймыйсыз инде, шырпы каплары да... Чаңгы да шумыйсыз? А.Гыйләҗев. Маркада сурәтләнгән бүгенге Дрезден галереясын Витяның да бик-бик күрәсе килә. Ш.Рәкыйпов. Берәүләр өчен хәзинә – сирәк очрый торган китап, икенчеләр өчен – фотоаппарат, ә филателист өчен – нинди дә булса таушалып беткән бер марка. Робинзон эзләреннән 2) Товарда аның эшләп чыгаручысын күрсәткән штамп, фирма билгесе, келәймә. Гармонь ничектер таныш кебек. Кая соң моның маркасы? Дусларым! Бу бит – безнең фабрика эше. А.Расих. Пакет эченнән --- кофта чыкты. Маркасын карадылар. Чит-ят телдә «Made in China» дип язылган иде. М.Мәһдиев 3) Бер үк билгеләнешле әйберләрнең, товарларның сорты, чыдамлыгы, егәре һ.б.ш. сыйфатларына карап бүленгән төре. Чыбык яки кабельнең маркасы бинаның характерына карап сайлана. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. Клеверны сукканнан һәм махсус клевер угычларда уганнан соң, орлыкларны төрле маркадагы сортировкаларда, җилгәргечләрдә һәм җилгәргеч-сортировкаларда чистарталар. Күпьеллык үләннәр 4) Товарның, ешрак транспорт чаралары, электроника кебекләрнең, җитештерүченең товар билгесе яки атамасы белән йөртелгән төре. Машинаның шәп кай маркасы да: «Мерседес», «Волга», «Тойота»сы да. Ә.Синугыл-Куганаклы. Тракторны, комбайнны, автомашинаның барлык маркаларын күз йомып йөртәм. В.Нуруллин. Станоклар гүли, димәк, эш бара. Тирә-юньдә – төрле маркадагы тракторлар, грейдерлар. С.Шәрипов 5) күч. Авторитет, абруй, дан. Без бит – фронтовиклар. Маркаңны төшермәскә иде... М.Мәһдиев. Жора тагын стаканына үрелде дә аның буш икәнлеген күргәч, ялварып сорады: – Төшермә маркаңны, Габдрахман, тагын ике йөз грамм ал. М.Юныс. --- моңа кадәр Колун кулыннан бер генә тоткынның да үз гаебен «танымыйча» чыкканы юк иде. Колун үз маркасын тотып, шуның белән горурланучы палач иде. Һәм үз маркасының дәрәҗәсен төшерергә теләми иде. З.Зәйнуллин 6) күч. Кешегә, аның холкына, эшчәнлегенә карата мөнәсәбәтне чагылдырган, гадәттә тискәре характердагы бәяләмә; кушамат, ярлык. --- безнең тикшерүебез фольклор материалларының һәрберсенә «дворянчылык» яки «капиталистлык» маркалары ябыштырып утыру булырга тиеш түгел ---. Н.Исәнбәт |