МАРИ’ЧА рәв. 1. 1) Мари телендә. --- Нәҗипнең әзер квартирдан баш тартуын белгәннән соң, шартлар дәрәҗәгә җитеп очрашуны көткән Сабит ярты сәгать тоташтан русча, татарча, чувашча, марича сүгенде. А.Гыйләҗев. Әгәр аның башында белеме бар икән, русча укыганмы ул, татарча укыганмы ул, марича укыганмы ул – барыбер рус балалары белән бергә үк укырга керә ала. В.Нуруллин. Газетаны русча, чувашча, марича да чыгарырга иде. Кушымта төсендә генә булса да. Казан утлары 2) Марилар рәвешле, мариларга охшатып 2. с. мәгъ. Мари халкына хас булган, шуңа караган. Русча, татарча, марича җыр-биюләр чиратлаша башлый, ярыш-тамаша бергә кушылып мәйданга таба юл тота. А.Вергазов |