МАРИОНЕ’ТКА и. фр. 1) Курчак театрында: курчакчы артист кулындагы җепләр ярдәмендә хәрәкәтләндерелә торган курчак төре. Болар һәркайсы – курчаклар яхут маскалар театрындагы марионеткалар. М.Җәлил. Бу ике тугандаш республикаларның галимнәре һәм язучылары арасында бәхәс барса да, берлекнең җитәкчеләре, марионетка курчак шикелле, бер җепкә беркетелгән булалар. М.Юныс 2) күч. Мөстәкыйль рәвештә карар кабул итеп, үзе теләгәнчә эш итә алмаган, башкаларның кушуын үтәгән, башка берәүнең кулында сукыр корал булган кеше, дәүләт һ.б.ш. Үзара җепкә беркетелгән шикелле, юлбашчылар теләген йөз процентка раслап, марионеткалар кул күтәрә иделәр. М.Юныс. Марионетка Курчак түгел, Марионетка Кол була. Уйнатучылары аның Сабый түгел – Кул була... Л.Шагыйрьҗан |